Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл һәлакәтендә зыян күргән кызны Йошкар-Оладан Казанга алып кайталар

Кыз авыр хәлдә, ул ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Якын арада юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 14 яшьлек кызны алырга Татарстаннан Йошкар-Олага Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты очачак, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Татарстаннан оча торган бортта республика сәламәтлек саклау министрлыгының өч белгече дә барачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова хәбәр иткәнчә, коточкыч юл һәлакәтендә зыян күргән 14 яшьлек кызны Казанга Балалар республика клиник хастаханәсенә озатачаклар.

Зыян күргән кыз ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган.

Исегезгә төшерәбез, әлеге кыз Йошкар-Ола - Козьмодемьянск юлында «Мерседес» микроавтобусы белән агач ташучы «КАМАЗ» машинасы бәрелешендә зыян күргән иде. Һәлакәттә 15 кеше үлде, дүртесе хастаханәгә озатылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/17/152530/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев