Үзара салым акчаларын җыю дәвам итә
Референдум үткәреп, үзебезнең үзара салым акчасы җыюга каршы түгеллегебезне әйтеп, тавыш бирдек. Ә акча бирер вакыт җиткәч, бик бирәсебез килми. "Мин каршы", дип тавыш биргән идем диючеләр дә бар. Референдум район күләмендә узган икән, каршымы син түгелме, үзара салым акчасын бирергә тиеш булабыз. Тәртибе дә, законы да шундый. Олы Әтнә...
Референдум үткәреп, үзебезнең үзара салым акчасы җыюга каршы түгеллегебезне әйтеп, тавыш бирдек. Ә акча бирер вакыт җиткәч, бик бирәсебез килми. "Мин каршы", дип тавыш биргән идем диючеләр дә бар. Референдум район күләмендә узган икән, каршымы син түгелме, үзара салым акчасын бирергә тиеш булабыз. Тәртибе дә, законы да шундый.
Олы Әтнә авыл җирлегендә дә әлеге үзара салым акчаларын җыю авырдан бара, "1 мартка кадәр җыеп бетерсәк, дәүләт бирәсе акчаларны алу җиңелрәк буласы иде. Авыл җирлегенә дә китерә аласыз, безгә ышанычыгыз булмаса, счет номерын язып алып, банкка менеп тә түләргә мөмкин",-диләр Олы Әтнә авыл җирлеге хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев