Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Зур чокыр казыганнар

Аю патша Борын-борын заманда яшәгән ди аю патша. Көннәрдән беркөнне аю янына бүре килгән дә болай дигән: - Син инде бик озак патша булдың, хәзер мин патша булыйм. Аю көлеп җибәргән. - Синнән нинди патша чыгар соң?! - дигән ул аңа. Бүренең аюга бик нык ачуы килгән. Бүре үзенең дусларын...

Аю патша

Борын-борын заманда яшәгән ди аю патша. Көннәрдән беркөнне аю янына бүре килгән дә болай дигән:
- Син инде бик озак патша булдың, хәзер мин патша булыйм.
Аю көлеп җибәргән.
- Синнән нинди патша чыгар соң?! - дигән ул аңа.
Бүренең аюга бик нык ачуы килгән. Бүре үзенең дусларын җыеп аюга каршы хәйлә корган. Зур чокыр казыганнар да, шул чокыр өстенә агач ботаклары салып куйганнар. Аю шул чокырга төшеп киткән. Бүре моңа бик шатланган.
- Хәзер мин патша булам, - дигән ул.
Аю чокырдан чыгарга азапланып ятканда аның янына төлке килгән. Аю төлкедән ярдәм сораган:
- Төлке, булыш әле миңа, зинһар.
Төлке аны чокырдан чыгарган. Аннан аю бүреләрне ашап бетергән. Син миңа чокырдан чыгарга ярдәм иттең, дип, төлкегә дә өлеш чыгарган.
Шулай итеп бүреләр азайганнар.

Хөсәенов Ислам,
Бахтачы, 3 нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев