Зәй ГРЭСы сусаклагычы акваториясендә су керүче җиде-сигез баланың берсе төпкә китә. Иптәшләре аны тартып чыгаралар һәм ясалма сулыш алдырып карыйлар. Әмма көчләре җитми. Якында гына өлкәннәр дә булмый. Урынга китеп җиткән медикларга 9 яшьлек баланы коткарып калырга соң була инде. Тикшерү бара. Шунысы билгеле, бу урында су керү тыелган һәм ул койма белән әйләндереп алынган.
Нет комментариев