Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

290 мең сумга төште

Файдаланырга туры килмәсен. Чаң тавышын ишетергә язмасын. Иң куркынычы бу.

Төн уртасында чаң тавышы ишетелсә, ул тавыш гомергә йөрәккә сеңеп кала. Янгын чыкса авылларда кешеләрне ярдәмгә шулай чакыралар.

Һәр авыл җирлегендә янгын сүндерү машиналары бар үзе. Кайсы элегерәк тамга өчен генә дә тора иде. Күгәреп беткән бу машиналарга карап, ни уйларга да белми китә идек. Шөкер, мөнәсәбәт үзгәрә. Авыллардагы бу янгын сүндерү машиналары төзекләндерелеп килә. Күлле Киме авыл җирлегендәге янгын сүндерү машинасын да ремонтлатканнар. 

- 290 мең сумга төште. Әле буйыйсы бар. Тагып йөрергә бер прицеп агрегаты да алырга уйлап торабыз. Янгын куркынычсызлыгы хакында ныклап уйлыйбыз. Авылда әле янгын сүндерү машиналары су ала торган гидрантлар юк иде. 4 җиргә эшлибез, Алла боерса, тиздән тотынабыз, - ди Күлле Киме авыл җирлеге  башлыгы Хәмит Гәрәев.

  Фотодагыча ял итә белгән, эштә уңган халыкның  мондый кайгыртуга хакы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев