Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Дин буенча, баланы ничә яшькә кадәр имезергә кирәк?

Ана сөтенең файдасы турында табиблар сөйләп тора.

Ул баланың иммунитетын ныгытырга ярдәм итә, аллергия очракларын киметә, сабыйны төрле авырулардан саклый. Бу ананың үзе өчен дә файдалы. Онкологлар, бала имезгән хатын-кызда күкрәк яман шеше сирәк күзәтелә, дигән нәтиҗәгә килгән. Ана сөтенең могҗизасы Коръәндә дә искәртелә. Бала имезүнең савабы турында Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек. — Дин буенча, баланы ничә яшькә кадәр имезергә кирәк? — Аллаһы Тәгалә Коръәндә баланы ике яшькә хәтле имезү турында әйтә. Күбрәк ярамый. Әгәр бала имүне иртәрәк ташлый икән, гөнаһ юк. Тик, кызганыч, яшьләр арасында хәзер имезмәү модада. Күкрәк формасы үзгәрә, авырлыгым арта, дип яки башка сәбәпләр табып, имезүдән туктыйлар, баланы ясалма тукландыруга күчерәләр икән, бу дөрес гамәл түгел. Әнинең хәле булмаса, ул авырса, сөте сабыйга туры килмәсә, табиб кушуы буенча да баланы күкрәктән аерырга мөмкин. — Рәсүлебез (с.г.в.), хатын-кыз бала тапканда беренче тулгакны кичерү белән Аллаһы Тәгалә аның бөтен хата-гөнаһларын кичерә, ди. Имезгән саен сәдака санала. Бер тамчы күкрәк сөте дә түләүсез калмый, әҗере бара. Һәр тамчы күкрәк сөте белән анага савап языла. — Күкрәктән аерганнан соң, сөтне саварга кушалар. Сауган сөтне кая түгәргә? — Сауган сөтне чиста урынга, агач йә гөл төбенә түксәгез яхшырак. — Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, дигән гыйбарә бар. Ана сөте белән нәрсә керә? — Ана сөте белән мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игелек кебек сыйфатлар, тәрбия керә. Рәсүлебез (с.г.в.), сабый йөрәк астында булганда да барысын ишетә, ди. Тәрбия эшен бала карында чакта ук башларга кирәк. Сабыйны “бисмилла” әйтеп имезү хәерле. Бала әти-әни мөнәсәбәтен, үзенә карата игътибарны тоеп, күреп, барлык гореф-гадәтләрне сеңдереп үсә. Аллаһ бәрәкәтле гомер бирсен. Иманлы, игелекле балалар тәрбияләргә насыйп булсын.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=30049

Дин буенча, баланы ничә яшькә кадәр имезергә кирәк? Ана сөтенең файдасы турында табиблар сөйләп тора. Ул баланың иммунитетын ныгытырга ярдәм итә, аллергия очракларын киметә, сабыйны төрле авырулардан саклый. Бу ананың үзе өчен дә файдалы. Онкологлар, бала имезгән хатын-кызда күкрәк яман шеше сирәк күзәтелә, дигән нәтиҗәгә килгән. Ана сөтенең могҗизасы Коръәндә дә искәртелә. Бала имезүнең савабы турында Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек. — Дин буенча, баланы ничә яшькә кадәр имезергә кирәк? — Аллаһы Тәгалә Коръәндә баланы ике яшькә хәтле имезү турында әйтә. Күбрәк ярамый. Әгәр бала имүне иртәрәк ташлый икән, гөнаһ юк. Тик, кызганыч, яшьләр арасында хәзер имезмәү модада. Күкрәк формасы үзгәрә, авырлыгым арта, дип яки башка сәбәпләр табып, имезүдән туктыйлар, баланы ясалма тукландыруга күчерәләр икән, бу дөрес гамәл түгел. Әнинең хәле булмаса, ул авырса, сөте сабыйга туры килмәсә, табиб кушуы буенча да баланы күкрәктән аерырга мөмкин. — Рәсүлебез (с.г.в.), хатын-кыз бала тапканда беренче тулгакны кичерү белән Аллаһы Тәгалә аның бөтен хата-гөнаһларын кичерә, ди. Имезгән саен сәдака санала. Бер тамчы күкрәк сөте дә түләүсез калмый, әҗере бара. Һәр тамчы күкрәк сөте белән анага савап языла. — Күкрәктән аерганнан соң, сөтне саварга кушалар. Сауган сөтне кая түгәргә? — Сауган сөтне чиста урынга, агач йә гөл төбенә түксәгез яхшырак. — Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, дигән гыйбарә бар. Ана сөте белән нәрсә керә? — Ана сөте белән мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игелек кебек сыйфатлар, тәрбия керә. Рәсүлебез (с.г.в.), сабый йөрәк астында булганда да барысын ишетә, ди. Тәрбия эшен бала карында чакта ук башларга кирәк. Сабыйны “бисмилла” әйтеп имезү хәерле. Бала әти-әни мөнәсәбәтен, үзенә карата игътибарны тоеп, күреп, барлык гореф-гадәтләрне сеңдереп үсә. Аллаһ бәрәкәтле гомер бирсен. Иманлы, игелекле балалар тәрбияләргә насыйп булсын. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30049

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев