Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Җитәкчеләргә соравым бар" - хатларыгызны көтәбез

Хөрмәтле райондашлар! Без элек тә район хакимияте белән халык арасында арадашчы ролен үтәп килдек. "Без сезне тыңлыйбыз" дигән рубрикада сезнең сорауларыгызга җитәкчеләр җавапларын урнаштыра килдек.

Бүгенге үзизоляция шартларында да килеп туган сорауларыгыз бардыр. Өйдән чыгарга ярамаган бер вакытта без сезнең белән хакимият арасында  тагын арадашчы булырга уйладык. Хәер, монысы безнең гадәти эшебез. Ә менә җитәкчелекнең халыкның сорауларына җавап бирергә һәрвакыт әзер торуы куанычлы хәл.

  Районда оператив штаб җитәкчесе дә булгач, без сорауларны Айрат Фәнил улына юлларбыз.  Ә ул үз чиратында район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов белән бергәләп сезнең сорауларыгызга җавап бирер.

Газетабызның В контактедагы ачык төркемендә https://vk.com/atnyatany менә шундый пост урнаштырдык. 

 

 Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов район халкының сорауларына җавап бирәчәк

Хөрмәтле райондашлар!
Һәр теләгән кеше район җитәкчелегенә үзен борчыган сорауларны бирә ала.

Сораулар бирү тәртибе:

Сорауларыгызны менә шушы пост астына да язарга мөмкин. Бу төркемнең уң як почмагында "Написать сообщение" дигән юл бар. Шунда язып калдыра аласыз.

 Газетабызның atnatani@mail.ru электрон почтасына "Җитәкчеләргә соравым бар" дип язып җибәрергә мөмкин.

 Сорауларыгыз 23 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.

 

Сорауларыгызны көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев