Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Хәрби комиссар медаль тапшырды

Арча-Әтнә хәрби комиссариатын Әтнә егете җитәкләгәч, комиссариат эше белән гел танышып торабыз. Ике районга бер булгач, күрше район да үзебезнеке кебек. Җитмәсә Кенәр элек безнең районга караган. Ни өчен Кенәрме?

Көзнең беренче көнендә, кичә,  хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы Борһанов Кенәр мәктәбе укучысына медаль  тапшырды.

- Хәкимов Ильмир Радик улы 10  сыйныфта укый. Яшь армиячеләр белән оештырылган "Башваткыч"та ул беренче урынны яулады. Аның ничек уйнаганын бүген 18 сәгатьтә ТНВдан карый аласыз. Һәр эшне бәяләргә күнеккән комиссар Ильмирның бу батырлыгын менә шулай зурлады. Патриотик тәрбиянең матур үрнәге бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев