Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Кран килсә, күперле булабыз

Олы Әтнә авылының Марсель Сәлимҗанов урамы белән аска төшкәч, Әтнә елгасы аша чыга торган басма урынына күпер куеласы иде.

Бу эшнең бер өлеше эшләнде инде, җәяүлеләр өчен басмадан алып Кустарь урамына алып чыга торган җәяүлеләр юлы ясалды. Елганың ике як ярына да күпер утыртыр өчен әзерлек эшләре башкарылды.Һәм шуның белән эш тукталган иде.

-  Кран килгәнен көтәбез, басма-күперне куярга зур кран кирәк. Шунсыз калганын эшләп булмый, - дигән иде Олы Әтнә  авыл җирлеге башкарма комитеты  җитәкчесе  Ренат Мөхәмәдҗанов.

Һәм кичә, 14 август көнне, бу тирәдә тагын эш башланды. "Басманың  киң урам ягын "заливать" итеп бетерәсе бар иде, шуны эшлибез",- диделәр эшләүчеләр.

- 15 август көнне, бүген,  кран килергә тиеш. Планнар үзгәрмәсә, кран килеп җитә алса, басма-күперне куярбыз дигән идек. Күпер урынына куелгач, киң урамга кадәрге арада тагын җәяүлеләр юлы салыначак, Кустарь урамына илтә торган кебек була инде, - дип таныштырды  Ренат Мөхәмәдҗанов. 

Эшләнгәнен дә, игелеген дә күрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев