Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Татарстанда - «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты Илкүләм проект ярдәмендә татарстанлылар IT-компетенцияләргә өйрәнделәр.

Биредә укыган һәркемгә 15 мең сумга кадәр шәхси цифрлы сертификатлар бирделәр. Татарстан Республикасы Минцифры әнә шул хакта хәбәр итә. Барысы 1000 кеше илкүләм проект буенча IT-компетенцияләр нигезендә бушлай укыган.

«Алар барысы да шәхси цифрлы сертификатлар алдылар. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә күп, монда 25 кенә түгел, 46 яшьлекләр дә укыды. “Цифрлы икътисад“ милли проектыбуенча, бу безнең төп бурычларның берсе», - диде Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Бушлай белем бирү буенча сынау проекты 2019 елда Россиядәге биш төбәктә гамәлгә керде. Ул 18-100 яшьлоекләр арасында үтте.
Татарстанда иң мөһимнәре: «Минем документлар» хезмәтләрен күрсәтү үзәкләрендә мәгълүмат системаларын администрацияләү, персональ мәгълүматларны эшкәртү вакытында персональ мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, SMM-менеджер компетенциясе, клиентлар ярата торган цифрлы продуктларны булдыру һәм алга этәрү, шулай ук Python ярдәмендә мәгълүматларны программалаштыру һәм анализлау.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев