Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Әтнәләргә 58 протокол төзелгән - бу хакта туры элемтә барышында Айрат Фәнил улы әйтте

Бүген инстаграмның atnya.tatarstan аккаунты аша

Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Тәлгать улы Гарипов район халкы белән элемтәгә керделәр. Мондый туры элемтә очрашулары киләчәктә дә көтелә.

Айрат Фәнил улы район халкына мөрәҗәгать итеп килеп туган хәлне аңлап, саклану чараларын үтәргә чакырды.

- Тирә-күрше районнарда коронавирус белән авыручылар бар. Биектауда теркәлде. Теләче районы да бик ерак түгел. Балтачта авыручылар бар. Аннан соң без Мари Иле белән чиктәш. Анда да хәл җиңел түгел. Шунлыктан,  без әйткән таләпләрне үтәргә, оператив штаб җиткергән киңәш -үтенечләрне , без кайдан гына мөрәҗәгать итсәк тә, җиренә җиткереп башкарырга кирәк,  - диде ул.

Коронавирус чорында тиешле таләпләрнең үтәлешен район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, юл хәрәкәте тәртибен  саклаучы инспекторлар тикшерә. Бу хакта хәбәр ителде. Шулай булса да, рөхсәтсез йөрүчеләр бар. Шундый  58 кешегә протокол төзелде. Бу протоколлар судка тапшырылачак, штраф күләмен алар билгели. Ул 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр. 

- Өйдә утыручылар өчен дә кулдан килгәнне эшлибез. Районда волонтерлар эшли. Алар - мәдәният хезмәткәрләре, спорт оешмасында эшләүчеләр. Авыл халкының, яшьләрнең үзләре теләп булышуларын күрү дә уанычлы хәл. Хөсәенов Фәнүс үзе килеп кушылды. Без аңа бик рәхмәтле,  - диде оператив штаб җитәкчесе.

Кайнар линия телефоны: 2-16-18.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев