Больница ял көннәрендә ничек эшли?
Сәламәтлек

Больница ял көннәрендә ничек эшли?

Сәламәтлек көн дә кирәк, ял көнне дә кәефең китүе бар, белеп торыгыз.

4,5,6 ноябрь көннәрендә район үзәк больницасы хезмәткәрләре ял итә.

- Тик борчылырга кирәкми. Бу көннәрдә дежур табиблар эшли, "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Нык авыртып китсәгез, алдан билгеләнгән дежур табиблар бригадасы да чакырылырга мөмкин. Телефон номеры 2-21-05, шалтыратып белешә аласыз, - ди баш табиб урынбасары Наил Даут улы Бариев.


Нет комментариев