Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

COVID-19 белән кабат авыру сәбәпләре аталды

АКШ галимнәре фикеренчә, 90 көн эчендә бер тапкыр авырган кеше яңадан коронавирус белән авырса, бу организмда калган вирусның янәдән активлашуы булырга мөмкин.

Америка табиблары фикеренчә, COVID-19 белән икенче тапкыр авырган пациентлар коронавирусны түбән иммунитет фонында кабат йоктыра. Бу шулай ук организмда калган вирусны янәдән активлаштыру сәбәбе дә булырга мөмкин. Тикшеренү нәтиҗәләре BMJ Case Reports журналында басылып чыккан, дип яза РИА Новости.

COVID-19 белән кабат авыру очраклары сирәк очрый. Шуңа күрә галимнәр вирус белән кабат зарарланумы яки организмда бер үк вирусның озак булуы белән бәйлеме икәнен төгәл генә аңлата алмыйлар.

АКШда авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәкләре галимнәре SARS-CoV-2дәге уңай нәтиҗәсе инфекциядән соң 90 көн дәвамында вирусның кабат бүленеп чыгуы турында сөйли, дип язалар. Алар фикеренчә, бу вирус белән кабат зарарлану түгел.

«Шулай да COVID-19 пандемиясе үсешенә карап, SARS-CoV-2не кабат йоктыруны күрсәтә торган хисаплар да барлыкка килә», — дип яза мәкалә авторлары.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/05-02-2021/covid-19-bel-n-kabat-avyru-s-b-pl-re-ataldy-5804137

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев