Коронавирустан тагын ике кеше вафат
Сәламәтлек

Коронавирустан тагын ике кеше вафат

Бүгенге көндә республикада ковидтан 285 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән.

«1944 һәм 1960 елларда туган ике хатын-кыз вафат булды»,- дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясеннән 285 үлем очрагы теркәлгән. 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/incident/04-02-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-ike-keshe-vafat-5804089


Нет комментариев