Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Өч кеше ковидка прививкадан соң хастаханәгә аллергия белән мөрәҗәгать иткән

Поллинозның кискен стадиясендә прививка ясаткан кешедә кычыткан бизгәге реакциясе барлыкка килгән.

 7нче Казан клиник хастаханәсенең аллергология һәм иммунология үзәгенә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациядән соң аллергия реакциясе булган өч кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта вакцинация турында турыдан-туры эфирда үзәк җитәкчесе Гүзәл Закирова сөйләде.

«Хәзер безнең аллергология бүлегендә вакцинадан соңгы реакция белән килгән өч пациент бар», - диде ул.

Аларның беренчесе поллинозның кискен стадиясендә прививка ясаткан, аның чүп үләннәренә аллергиясе бар һәм прививка кычыткан бизгәге реакциясен биргән.

Икенче пациент герпетик инфекция кискенләшкән вакытта укол ясаткан. Бу ике очракта да аларга прививка ясарга ярамый иде.

Өченчесе - алдагы көнне озак вакыт кояшта булган, бу организмда үзенчәлекле булмаган реакция тудырган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда барлыгы 670 меңнән артык кеше прививка ясаткан. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-07-2021/kazanda-ch-keshe-kovidka-privivkadan-so-hastahan-g-allergiya-bel-n-m-r-gat-itk-n-5830263

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев