Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Республика клиник хастаханәсе табибы йөрәге яраланган ананы үлемнән алып калган

1нче Республика клиник хастаханәсенең торакаль хирургия бүлеге мөдире, реанимобильдә районга барып, Үзәк район хастаханәсендәге коллегалары белән бергә бер хатын-кызга операция ясаган.

Республика клиник хастаханәсе табибы йөрәге яраланган биш бала анасын үлемнән алып калган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Пәнҗешәмбе көнне, 4 гыйнварда, Балтач Үзәк район хастаханәсенә йөрәге яраланган 39 яшьлек биш бала анасын китергәннәр.

«Балтач хастаханәсе табиблары шунда ук санитар авиация линиясе буенча безнең белгечләр белән элемтәгә керде. Һава торышы начар булганлыктан, районга реанимобильдә 1нче Республика клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Валерий Матвеев юл тотты. Ул Үзәк район хастаханәсендәге коллегалары белән бергә әлеге хатын-кызга операция ясады», - дип белдерделәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.

Икенче көнне пациентны Республика клиник хастаханәсенә күчергәннәр. Табиблар хатын-кызның хәлен канәгатьләндерерлек дип бәяли. Аның белән психиатр эшли.

Агентлыкка үз чыганагыннан билгеле булганча, күп балалы ананың ярасы криминаль характерга ия түгел.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/09-02-2021/respublika-klinik-hastahan-se-tabiby-y-r-ge-yaralangan-anany-lemn-n-alyp-kalgan-5805081

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев