Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 912 очрагы ачыкланган

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 51 402 очрагы расланган, 39 627 кеше терелгән.

 Узган 24 сәгатьтә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 912 очрагы расланган, шуларның 197се балалар һәм яшүсмерләргә туры килә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 12 кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «69 кеше хастаханәгә озатылган, 843 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 297, Чаллыда — 158, Бөгелмә районында — 70, Менделеевск районында — 59, Әгерҗе һәм Мамадыш районнарында — 32шәр, Минзәлә районында — 26, Лениногорск районында — 25, Азнакай һәм Мөслим районнарында — 23әр, Түбән Кама районында — 21, Актаныш, Баулы, Буа, Тукай, Теләче һәм Сарман районнарында — 10-19, тагын 14 районда уннан азрак очрак ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 51 402 очрагы расланган, 39 627 кеше терелгән.

«Республикада барлыгы 2 406 617 кеше (шуларның 4 326сы — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 891 236 кеше икенче дозаны да алган. 196 260 кеше кабат вакцинация узган», — дип өстәделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/03-02-2022/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyasene-900d-n-artyk-ochragy-achyklangan-5848549

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев