Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус белән 47 кеше авырган

14 июльгә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 23 047 очрагы теркәлгән.

Татарстанда тагын 47 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган, шуларның 2се читтән кертелгән, 45е - контактлы.

«12 кеше хастаханәгә салынган, 35 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда — 30, Чаллыда — 4, Лаеш районында — 5, Азнакай, Алексеевск районнарында икешәр, Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга, Саба районнарында берәр авырган кеше ачыкланган.

14 июльгә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 23 047 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 20 621 кеше, шул исәптән 51е узган тәүлектә савыккан.

Барлыгы 688 281 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш 10 303), шуларның 439 857се икенче прививка алган.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-07-2021/tatarstanda-koronavirus-bel-n-47-keshe-avyrgan-5830244

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев