Шулардан 35 кеше авыруны контактлы ысул белән йоктырган, калган очраклар — «читтән кертелгән».
Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 39яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулардан 35 кеше авыруны контактлы ысул белән йоктырган, калган очраклар — «читтән кертелгән». Авыручыларның 15е хастаханәгә салынган, 24е өйдә дәвалана.
Узган тәүлектә иң күп очрак Казанда (26) ачыкланган. Чаллыда – 3, Бөгелмә һәм Питрәч районнарында икешәр, Яшел Үзән, Кукмара, Нурлат, Тукай, Чистай, Ютазы районнарында берәр кеше чир йоктырган.
7 июльгә Татарстанда Covid-19 йогышының 22 719 очрагы теркәлгән. Барлыгы 20 345 кеше, шул исәптән 16сы узган тәүлек эчендә терелгән.
Барлыгы 603 400 кеше вакциналаштырылган, шуларның 408 783е икенче прививка алган.
Нет комментариев