Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән

Республикада пандемия башланганнан бирле ковидтан 260 кеше үлгән.

Татарстанда тагын дүрт хатын-кыз Covid-19 коронавирусы корбаны булган.

1940, 1951, 1959 һәм 1964 елларда туган хатын-кызлар ковидтан үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән.

Республикада пандемия башланганнан бирле ковидтан 260 кеше үлгән. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/29-01-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-d-rt-hatyn-kyz-lg-n-5802680


Нет комментариев