Татарстанда тагын 84 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Республикада 15 398 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, аларның 3 122се икенче дозаны алган.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«36 кеше хастаханәгә озатылган, 48 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (28 кеше), 60-70 (19 кеше) һәм 50-60 яшь (15 кеше) аралыгында ачыкланган.
Казанда – 36, Чаллыда – 14, Тукай һәм Яшел Үзән районнарында бишәр очрак теркәлгән. Узган тәүлектә республиканың 19 муниципаль берәмлегендә коронавирус йоктыру очраклары ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 16 469 тапкыр куелган, 12 978 кеше (шуларның 97се – узган тәүлектә) терелгән.
Республикада булган вакцина запасларының 19 проценты (81 122 комплекттан) файдаланылган. 15 398 кеше прививка ясаткан, 3 122 кеше икенче дозаны алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев