Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авырган 70 кешене хастаханәгә салганнар

Узган тәүлектә 267 кешедә ковид теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авырган 70 кешене хастаханәгә яткырганнар, 197 кеше өйдә дәвалана. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коронавирус очраклары көннән-көн артып, узган тәүлектә 267 кешедә ковид теркәлгән. Өчесе — читтән кертелгән очраклар, 264 кеше авыручылар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган.

Коронавирусның 153 очрагы Казанда расланган. Чаллыда — 27, Чистайда — 16, Түбән Камада 14, Нурлатта 6 кешедә вирус табылган.

Аксубай, Алексеевск һәм Лаешта — бишәр очрак, Спаста — 4, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лениногорск, Саба, Теләче районнарында өчәр кеше ковид белән авырган. Әгерҗе, Азнакай, Яшел Үзән, Менделеевск районнарында икешәр очрак ачыкланган. Арча, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында коронавирусның берәр очрагы теркәлгән.

16 ноябрьгә Татарстанда коронавирусның 34 мең 455 очрагы билгеле. 27 мең 223 кеше тернәкләнгән. Барлыгы 1 млн 835 мең 881 кешегә вакцинация үткәрелгән, шуларның 1 млн 287 мең 954 е икенче прививкасын ясаткан. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/16-11-2021/tatarstanda-uzgan-t-lekt-koronavirus-bel-n-avyrgan-70-keshene-hastahan-g-salgannar-5843258

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев