Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әтнәдә 11 балага вакцина ясалды

Алган мәгълүматларга караганда, районда балаларга да коронавируска каршы вакцина ясый башлаганнар.

Бу хакта без мәгълүмат алыр өчен “Әтнә үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдиновага мөрәҗәгать иттек.

"12-17 яшьлек үнбер балага бүгенге көндә вакцина ясалды. Барлыгы районыбызга 20 доза “Спутник М” вакцинасы кайтарылган. Вакцина кадату өчен 15 яшькә кадәрге балаларга ике рөхсәт кәгазе кирәк. Аларны баланың әти-әнисе яза. Моның өчен педиатрга мөрәҗәгать итү кирәк. Табиб баланы тикшерә, вакцина кадату өчен каршылык булырдай сәбәпләр табылмаган очракта, прививка ясатуга күрсәтмәсен бирә. Әти яки әни бу очракта үзе дә килә. Ә менә бала 15 яшьтән өлкәнрәк икән, бу очракта ул хастаханәгә үзе генә мөрәҗәгать итә ала. Бары тик кулында әти-әни тарафыннан ирекле рәвештә язылган рөхсәт кәгазе булу зарур. Үз исеменнән рөхсәтне биредә язачак", - ди Гөлия Мифтахетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев