Әтнәдә бер кеше коронавирус чирен йоктырган
Сәламәтлек

Әтнәдә бер кеше коронавирус чирен йоктырган

Авыручыларның күбесе Казанда һәм Чаллыда яши.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 51 яңа очрагы теркәлгән.

«21 кеше хастаханәгә озатылды, 30 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган хәбәрдә.

Казанда 20 кеше авырый, Чаллыда — 14, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында — өчәр, Әлмәт, Биектау, Алабуга районнарында — икешәр, Аксубай, Әтнә, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч районнарында берәр кеше авыру йоктырган.

14 сентябрьгә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 26 166 очрагы теркәлгән. Барлыгы 22 775 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә савыгучылар саны 54 кеше булган.

1 042 261 кеше (үсеш — 3 850) вакцина ясаткан , шулар арасыннан 903 568 кеше икенче прививканы алган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-09-2021/tatarstanda-tagyn-51-keshe-koronavirus-chiren-yoktyrgan-5837578


Нет комментариев