Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әтнәдә тагын коронавирус ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле, республикада Сovid-19 инфекциясенең 41 667 очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирус белән авыруның 99 яңа очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе — читтән кертелгән, калганнары авырулар белән аралашу аша йоккан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«44 кеше хастаханәгә салынган, 55 кеше өйдә дәвалана», — диелгән ведомство хәбәрендә.

Казанда — 39, Чаллыда — 18, Түбән Кама районында — 6, Әлмәт, Баулы, Саба районында өчәр, Актаныш, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Мөслим, Тукай, Чистайда икешәр, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Апас, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Сарман төбәгендә берәр кеше авырган.

Шулай итеп, 20 декабрьгә Татарстан Республикасында Covid-19 инфекциясенең 41 667 очрагы теркәлгән. Шул чорда 34 749 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 72 кеше узган тәүлектә.

Барлыгы 2 260 399 кешегә прививка ясалган (үсеш 3 002), шуларның 1 859 124 икенче дозасын алган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/20-12-2021/tatarstanda-covid-19-infektsiyase-yoktyruny-99-ya-a-ochragy-terk-lg-n-5845537

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев