24 июнь - ромашка чәчәкләре көне
Бәйрәмне уйлап табучылар фикеренчә, бу ромашка чәчәген искә алу көне матурлыкны, гадилекне, тынычлыкны һәм дуслыкны символлаштыра.
Ромашка — күзне иркәләүче чәчәк кенә түгел. Аны киң рәвештә медицинада һәм косметологиядә кулланалар.
Чишмәле Сап авылы клубында бик күңелле чара узды. Ромашка чәчәге көне уңаеннан балалар белән чәчәкләр җыеп, тәкыя үрергә өйрәнделәр. Йөзләрендә шат елмаю, канәгатьлек.
Фотоларга карагач балачакка кайтып киләсең: тау бите кардан ачылышка беренче чыккан сары чәчәкләрдән тәкыя үрә идек. Ул сары чәчәкне тузганак алыштыра, тузганакны ромашка чәчәге…
Менә бит, буыннан-буынга күчә әлеге мавыгу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев