Әфган сугышында, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр белән очраштылар
Мәктәп укучылары хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез белән очраштылар.
23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне. Иңнәренә погон таккан хәрбиләребезнең генә түгел, "ил", "Ватан", "бурыч" дигән сүзләргә битараф булмаган һәркемнең бәйрәме.
Бәйрәм уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының кече залында, район мәдәният йорты һәм үзәк библиотека хезмәткәрләре тарафыннан VIII, X сыйныф укучылары белән “Ил терәге – ирләрдә” дип исемләнгән әдәби музыкаль очрашу булып узды. Әлеге кичәдә интернационалист сугышчы, Әфган сугышы ветераны, Олы Бәрәзә авылы егете Илфар Гәлләмов, Әтнә эчке эшләр бүлеге хезмәткәре,өлкән лейтенат Марсель Гәлләмов, шулай ук Мари иленнән, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында белем алган,контракт белән махсус хәрби операциядә хезмәт итеп кайткан егет Фирдүс Кәбиров катнаштылар. Алар һәрберсе үзләренең тәҗрибәләре белән бүлештеләр,укучыларга төпле акыл биреп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев