Алимент түләтү буенча онлайн кабул итүгә язылу башланды
Соңгы хәбәрләр

Алимент түләтү буенча онлайн кабул итүгә язылу башланды

4 мартта узачак алимент түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн-кабул итүгә язылу ачылды.

Республика халкына Татарстан башкаласына кабул итүгә килү таләп ителми - республиканың баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеевага сораулар белән алар үзләренең яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегеннән видеоконференц элемтә режимында мөрәҗәгать итә алачак.

Кабул итүгә 8(843) 514-92-21, 8(843)514-92-20, 8(843)514-92-18 телефоны номерлары буенча язылырга мөмкин.

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте


Нет комментариев