«Асылташлар» сәяхәттә
Олы Мәңгәр авылы китапханәчесе “Асылташлар” группасы белән Казан шәһәренең мәчетләре буйлап сәяхәт кылды.
Мәүлид – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туу көнен бәйрәм итү. Бәйрәм бер ай дәвам итә. Изге айда без "Асылташлар" группасы белән Казан шәһәренең мәчетләре буйлап сәяхәт кылдылар.
Мәчет – Аллаһы Тәгаләнең йорты. Мәчеткә килгән кешене Аллаһы Раббыбыз 4 бүләк белән бүләкли:
1) Үзенең Рәхмәтен иңдерер.
2) Күңеленә тынычлыкны салыр.
3) Кыямәт көнендә Сират күперен җиңеллек белән үтәргә булышыр.
4) Үзенең Ризалыгын насыйп итәр.
- "Ярдәм", "Казан нуры", "Ирек" мәчетләрендә булдык. Бу сәяхәтебезне тормышка ашырырга булышкан Хисматуллин Илназ Илдар улына, автобусыбызнын шоферы Хабибуллин Сәлим Галәутдин улына, безне каршы алып мәчетләр буенча йөртеп анлатучыларга, алдан әйдәп йөруче Закирова Хәлимә апага хөрмәтебез чиксез. Безнең сәяхәтебезнен асылы: "Ярдәм" мәчетендә булу, анда яшәучеләр белән аралашу, тормышка шөкер итеп яшәргә кирәклеген анлау булды, – дип хәбәр итте Гөлшат Гарифҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев