Районда каратэ белән шөгыльләнүчеләр аз түгел. Әлеге спорт төре балалар арасында зур кызыксыну уята.
Әтнә районы егетләре традицион каратэ ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар. Яшь спортчыларыбызның җиңүләре-аларның тырыш хезмәте, таланты һәм спортка тугрылыгы нәтиҗәсе.
Районда каратэ белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта. Бу спорт төре яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә өнди, физик һәм рухи яктан чыныктыра. Тренерлар тырышлыгы белән яшь спортчылар төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, район данын күтәрәләр.
Нет комментариев