Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Әтнә өлкәннәре «Балкыш»та балкыдылар

Күрше Арча районында «Балкыш» республика фестиваленең зона этабы үтте.

Чара Арча шәһәренең мәдәният йортында узды. Анда Арча, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе һәм Әтнә районы ветеран үзешчәннәре чыгыш ясады.

Фестивальнең район турын уңышлы үтеп, зона этабында чыгыш ясау мөмкинлеген алган үзешчәннәребезне бик матур чыгыш ясадылар. 

Ветераннарның республика советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков ветераннар чыгышына югары бәяләде.

- Узган елның декабреннән бүгенгә кадәр "Балкыш" белән яшәдек. Ветераннарыбыз сокланырлык итеп чыгыш ясадылар. Жюри әгъзаларын да сокландырдылар. Кайсы гына чыгышны алсак та, югары дәрәҗәдә булды, - диде район ветераннар советы рәисе Хәмит Галимҗанов.

2025 елның 1 гыйнварыннан старт алган "Гаилә" илкүләм проекты актив гомерне озайтуга, авыруларны профилактикалауга һәм өлкән яшьтәге гражданнарны социаль тормышка җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Өлкән буын» федераль проектын үз эченә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев