Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Әтнә районы оешмалары арасында концертлар дәвам итә

Әтнә районы оешуга 35 ел тулу уңаеннан «Җырлыйк Әтнә көйләренә...» дип исемләнгән бәйрәм концертының чираттасы узды.

Чираттагы концертта Әтнә районының үзәк больницасы коллективы; Әтнә районы торак-коммуналь хезмәте коллективы; Социаль яклау бүлеге коллективы; "Изгелек" социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы; Олы Әтнә авыл җирлеге; районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге коллективы; спорт мәктәбек коллективы уңышлы чыгыш ясады.
Һәр чыгышны тамашачы җылы кабул итте, алкышларга күмде. 

Концерт программасы бик бай эчтәлекле иде. Җырлар, биюләр, шигырьләр – барысы да бер-берсеннән матур, бер-берсеннән күңелле. Һәр чыгыш ясаучы үзенең осталыгын күрсәтергә тырышты. Һәм алар барысы да сокланырлык иде.

Бу көнне тамашачы моңлы көйләргә кушылып җырладылар, биючеләргә карап сөенделәр. Күптән оешмалар арасында шушындый концертлар булганы юк иде. Сагындырган. Чөнки залда алма төшәрлек тә урын юк иде. 

Соңыннан оешмаларны котларга сәхнәгә менгән район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов та концертны югары бәяләде.

- Үзегезнең төп хезмәтегездән тыш, шушындый матур концерт әзерләгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Бер караганда бу концерт өчен күпме яңа күлмәк, яңа туфли алынгандыр, күпме прическалар эшләнгәндер… Әмма болар барысы да юкка гына булмады. Бик матур концерт куйдыгыз, халыкны ял иттердегез, – диде.

Чыннан да, табибларны, шәфкать туташларын без больницада ак халат белән генә күреп өйрәнгән. Ә сәхнәдә аларны таный торганда түгел. Барысы да талантлылар. Хәер, бу көнне кайсы оешманы гына алсаң да афәрин диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев