Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Әтнә районында 5,1 млрд сумлык терлекчелек комплекслары төзелә башлады

Әтнә районында һәркайсының бәясе 1,3 млрд сум булган 3 000 баш терлеккә исәпләнәгән өч яңа сөт-терлекчелек комплексы төзелә башлады, дип хәбәр итә «Татар-информ» агетнлыгы.

 Районда 5,1 млрд сумлык терлекчелек комплекслары төзелә башлавы турында район башлыгы Рөстәм Хисамиев Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының  «Муниципаль сәгать» тә катнашкан вакытта әйтә.. 

Инвесторлар буларак «Таң» АХҖК, «Шахтер» ҖЧҖ һәм «Уңыш» агрофирмасы чыгыш ясый.

Моннан тыш, Ленин исемендәге нәселле терлек заводы инвестиция белән 414 баш санына исәпләнгән, бәясе 160 млн. сум булган фермалар төзи башлаган.  Бу хуҗалык, районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларын азык белән тәэмин итү өчен, азык үзәген ел ахырына кадәр төзеп бетерергә планлаштыра. Азык үзәгенә инвестицияләр күләме - 22 миллион сум. Шулай ук азык һәм ашлык киптерү үзәкләре файдалануга тапшырылачак. Нәтиҗәдә эре мөгезле терлекләр саны ике тапкырга диярлек артачак — 12 меңнән 22 меңгә кадәр.

Бүгенге көндә Әтнә районы сөт (тәүлеккә 400 тонна) һәм ит (33 мең тонна) җитештерү буенча алдынгыларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев