Әтнәдә Үзәк чыршыны ачу тантанасы узды
Быел да районда Үзәк чыршыны бәйрәмчә ачу тантанасы булды. Әлеге чара РОНО бинасы янындагы мәйданчыкта үтте.
Мәйданда гөрләп халык җыелган, күзләрне чагылдырып утлар яна, әйтерсең лә, район үзәге зур бер балкыш эчендә. 12 ел фасылы итеп киенгән кешеләр сәхнәдә бер-берсен алыштырып, җырладылар, биеделәр, тамашачыларны елның төрле мизгелләренә сәяхәткә алып киттеләр.
Район башлыгы Рөстәм Хисамиев үзенең чыгышында барлык халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Узган елда районның ирешкән уңышларына тукталды, киләчәккә планнар белән уртаклашты, барысына да сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләде.
Көн салкынча, һава торышы җиләс булса да, Яңа ел тамашасын карарг килүчеләр бик күп иде. Бигрәк тә балалар шау-шу килде. Рәхәтләнеп тау шудылар.
Яңа ел чаралары елдагыча Үзәк чыршы янында узачак. Чараларга старт бирелде, дисәк тә буладыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев