Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Балалар саталар, әти-әниләр сатып ала

Олы Әтнә урта мәктәбендә елдагыча «Көзге ярминкә» узды.

Быелгы «Көзге ярминкә»не мәктәп коллективы зур масштабта үткәрергә булганнар.

Ярминкәдә һәркем үзенең осталыгын күрсәтергә тырышты. Берәүләр тәмле пироглар пешергән, икенчеләр – төрле салатлар ясаган, өченчеләр исә – үз бакчаларында үскән җиләк-җимешләрен алып килгән. Ярминкәдә хәтта кулдан эшләнгән сувенирлар да бар иде. Укучылар агачтан уенчыклар ясаган, әни һәм әбиләре бәйләгән чәпәләй, оекбашлар да алып килгәннәр.

Бәйрәмнең иң күңелле өлеше – уеннар һәм конкурслар булды. «Көзге ярминкә» вакытында музыка яңгырап торды, җырлар җырланды. Һәркемнең күңеле күтәренке иде.

Ярминкәдән җыелган акчаны мәктәп коллективы махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезгә бирергә уйлаганнар.

- Безнең бу гамәлне әти-әниләр дә, балалалр да хуплады, – диде мәктәп директоры Гөлия Мөхәммәтшина.

Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, әти-әниләр бердәм булып, яхшы эш башкардылар.

Көзге ярминкә – ул бергә булу, аралашу һәм күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек. Ул һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте һәм күңелләрдә җылы хатирәләр калдырды. Киләчәктә дә әлеге матур традиция дәвам итәр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев