Банкротлык буенча вебинарда катнаша аласың
Гражданнарның банкротлык мәсьәләсе буенча Вебинар уза.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «гражданнарның банкротлыгы: нюанслар һәм нәтиҗәләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра, ул 2021 елның 18 мартында 10: 00 сәгатьтә узачак. Вебинар спикеры: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Кузьмина Олеся Сергеевна. Вебинар кысаларында каралучы тема буенча онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган.
Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Вебинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк :https://w.sbis.ru/webinar/689c8043-b08d-4e00-a063-f9be356510fc) һәм ачылган биттә «катнашачакмын» дип басыгыз.
ТР буенча Россия ФСХИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев