Бер хатын-кыз мошенникларга 34 счетка бер миллион сум акча күчергән
Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Яңа ел алдыннан Казанда яшәүче хатын-кызның кесә телефонына үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштырган бер кеше шалтыраткан. Ул аның счетларыннан билгесез кешеләр акча алырга маташа, башка счетларга күчереп, аларны саклап калырга кирәк, дигән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, хатын-кыз үзенә шалтыраткан кешегә ышанган һәм ике көн эчендә банкоматтан барлык саклык акчаларын алган.
Таныш түгел кеше янә шалтырата һәм алган акчаны «резерв счеты»на салырга куша. Ышандырырлык булсын өчен, ул мессенджер аша Үзәк банкныкына охшаган документлар да җибәргән.
Аңа ышанып, хатын-кыз 33 счетка 480 мең сум акча күчергән. Шуннан соң теге адәм, хәзер кредит рәсмиләштерергә кирәк һәм, мошенниклар аны таба алмасын өчен, аерым счетка күчерергә кирәк, дигән. Хатын-кыз кредитка ярты миллион сум акча алып, тагын бер 34нче счетка акчаларын күчергән.
Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев