«Безнең ил - безнең сайлау»
«Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәге каршында «Татарстанда - җәй» проекты кысаларында бәйрәм концерты узды.
Олы Әтнә авылының 997нче сайлау участогында иртәдән халык участокка ашыкты. Кемдер эшкә китәргә кирәк булу сәбәпле, участокның ачылуын ук көтеп тора иде. Кемнәрдер, тиз арада сайлап кайтам да, аннары бәрәңге алып бетерәсе бар иде, диючеләр дә булды.
Көне дә заказ биргән кебек бик матур булды. «Әбиләр чуагы» икәнен белдереп, пәрәвезләр дә оча.
Сайлауга килүчеләргә үз тавышларын биргәннән соң, Әтнә мәдәниятт бүлеге үзешчәннәре концертын карап хозурланырга да мөмкинлек булды. Егет-кызлар тамашачыларга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев