Бүген Владимир Путинның ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясе була
Трансляция 12.00 сәгатькә планлаштырылган.
Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясе була. Коронавирус сәбәпле чикләүләр аркасында аккредитацияләнгән журналистлар саны ике тапкыр кыскартылган. Матбугат конференциясендә бары тик 500 журналист катнаша ала. Аларның бишесе - Татарстаннан.
Трансляция 12.00 сәгатькә планлаштырылган. Матбугат конференциясен «Россия-1», «Россия-24», «НТВ» һәм «Первый канал» телеканаллары, шулай ук «Маяк», «Вести ФМ» һәм «Россия радиосы» радиостанцияләре турыдан-туры трансляцияличәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев