Тагын бер зыян күргән кеше 7нче шәһәр хастаханәсенә урнаштырылган
«Авариядә зыян күргән бер кеше Биектау район хастаханәсенә бик авыр хәлдә китерелгән иде, ул реанимация бүлегендә вафат булды», – дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Тагын бер зыян күргән кеше 7нче шәһәр хастаханәсенә урнаштырылган. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли.
Элегрәк «Татар-информ» бүген көндез республиканың Биектау районында Ravon һәм Land Rover машиналары бәрелешкәнен хәбәр иткән иде. Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәлак булды.
Нет комментариев