Быелдан диспансеризация үтү кагыйдәләре үзгәрә
2026 елдан башлап русиялеләр диспансеризацияне яңартылган кагыйдәләр буенча үтәчәкләр: тикшерү программасына вируслы гепатитны тикшерү һәм репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен тестлар өстәләчәк.
Бу хакта РИА Новости агентлыгына "Сәламәтлек стратегиясе" клиника челтәренең баш табибы Дмитрий Демидик хәбәр итте.
Демидик сүзләренчә, хәзер диспансеризация күбрәк репродуктив сәламәтлеккә юнәлтелгән. Тикшерү программасына вируслы гепатитны, шул исәптән С гепатитын тикшерү, шулай ук элек үткәрелмәгән кеше папилломасы вирусын (ВПЧ) тикшерү өстәлде.
Моннан тыш, хатын-кызларга сыекча нигезендәге цитология (жидкостная цитология) билгеләнә - бу түлсезлеккә китерә алырдай патологияләрне иртә ачыклау мөмкинлеге бирә торган төгәлрәк диагностик ысул.
Чыганак. Lenta.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев