Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Дусым Яңа елны балалар бәйрәме белән башлап җибәрде

Яңа елның беренче чарасы буларак, Дусым авылы клубында «Чыршы әйләнәсендә» дип исемләнәгән бәйрәм кичәсе узды.

Яңа елның беренче чарасы буларак, Дусым авылы клубында "Чыршы әйләнәсендә" дип исемләнәгән балалар өчен бәйрәм кичәсе узды. 

Дусым авылы клубы мөдире Альбина Хәкимова үзенең вконтакт челтәрендә дә: «Нәни Дусларым! Сезне көтеп калам! Яңа 2025 нче елны бары матур бәйрәмнәр белән башлыйк! Бәйрәмебезнең кунагы да көтелә. Рәхим итегез!» – дип язган иде.

Дөрестән дә бәйрәм кичәсе бик матур узган. Әлеге тамашаны күргән әти-әниләр дә «Альбина, балаларны шатландыра белә инде», – дип язганнар иде. 

Бәйрәмдә төрле әкият геройлары, мавыктыргыч, кызыклы уеннар, җыр--бию дә булган. Әлбәттә инде, бәйрәмне балалар өчен татлы ризыкларсыз да күз алдына китереп булмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев