ГТО балалар бакчасына атлый
Бөтенсоюз физкультура комплексы төзелүгә 90 ел тула.
“Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенсоюз физкультура комплексы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан Әтнә спорт мәктәбе һәм шул ук бинада эшләп килүче ГТО тест алу үзәге төрле-төрле чаралар үткәрәләр.
Шул уңайдан, 16 март көнне Олы Мәңгәр балалар бакчасында балалар ГТО төшенчәсенең нәрсә аңлатканын, сәламәт яшәу рәвеше алып барырга кирәклеген белделәр.
Балалар ГТОның төрле нормативларын биреп карадылар: озынлыкка сикерделәр, йөгерделәр, тезләрне бөкмичә аска тартылдылар, "отжимание" ясадылар.
Нормативларны иң әйбәт эшләучеләр Бөтенсоюз ГТО физкультура комплексы тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев