Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Яңа Шашы авылы да мәчетле булды

Яңа Шашы авылында да яңа мәчет бинасы үз ишекләрен ачты. Биредә җәмәгать белән беренче намаз укылды.

Күптән көтелгән вакыйга булды бу Яңа Шашы авылы өчен. Районыбызның күп авылында мәчетләр яңадан төзелде. Ә менә Яңа Шашы авылы халкына бу тарихи вакыйганы Яңа 2023 ел башланып киткән көннәрдә күрергә насыйп булды. 

Бу зур вакыйганың шахитләре булырга республика җитәкчелеге, район җитәкчелеге, хәзрәтләр, авыл халкы килгән иде.

Үзәкләргә үтәрлек җил булса да, әлеге тарихи вакыйганың шиһитләре булган һәркем, әйтелгән һәр сүзгә, фикергә "Әмин" дип торды. Яңа Шашы авылы мәчете авыл халкының чын күңелдән яратып йөри торган урыны булыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев