Яңа Шашы мәдәният йортына Гомәр Мәрдәнов исеме бирелде
Театр дөньясында мәшһүр шәхесләрнең берсе булган, озак еллар Әтнә халык театрын җитәкләгән, күп кенә әтнәләрнең тормыш юлында якты эз калдырган Гомәр Мәрдәновның 15 ноябрь көннендә олуг юбилее билгеләп үтелде..
Исән булса, аңа 95 яшь тулган булыр иде. Гомәр Мәрдәновның исемен мәңгеләштерү максатыннан, аның туган ягындагы Яңа Шашы мәдәният йортына аның исеме бирелде.
Туган көне уңаеннан Гомәр Мәрдәнов исемендәге Яңа Шашы мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды. Гоәмр абыйны дуслары, якташлары зурлап искә алдылар. Ә кич белән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма теартында Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштергән «Без бит авыл малае» спектакле тамашачыларга тәкъдим ителде.
Елның-елында театр коллективы аның туган көнендә, кайчандыр Гомәр абый куйган спектакльләрне кабат сәхнәгә чыгаруны күркәм бер традициягә кертте. Бу көнне театр коллективы игълан иткән укукчылар арасында иҗади бәйгегә дә нәтиҗә ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев