Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Яхшы, тигез юллар уңай яшәешкә зур адым

Яшәү өчен инфраструктура илкүләм (милли) проекты кысаларында республикабызда гына түгел, районда да төрле эшләр башкарыла.

Бүгенге көндә Олы Әтнә авылында берничә юнәлештә эш алып барыла. Соңгы вакытта Совет урамы аша узганда, асфальт төягән КамАЗ машиналарының юл кырыенда тезелеп торганнарына игътибар итми калмагансыздыр. Арагызда аның кадәр машинаны күреп, тел шартлатып куючылар да булгандыр, хәтта. 
Район үзәге бу көннәрдә “кырмыска оясын” хәтерләтә. Кайсы тарафка гына барсаң да, зур-зур техникалар эшли, кайбер чатлардан тиз генә үтеп китеп тә булмый. Кайвакыт шәһәр урамындагы кебек кечкенә генә «пробкага» әйләнеп куя. Хәер, әлеге мәшәкатьләр вакытлыча гына әлбәттә. Соңыннан тигез асфальт юлларны күргәч, чисталыкка, төзеклеккә, матурлыкка күңел шатланачак.
Игътибар итсәгез, район үзәгендәге берничә объект янында казу, тигезләү эшләре бара. Бу эшләр барысы да махсус программа нигезендә башкарыла. “Кояшкай” балалар бакчасы янында машиналар кую өчен мәйданчык эшлиләр. Дөресен әйтергә кирәк, бу күп кенә әти-әниләрнең иң борчыган мәсьәләләрнең берсе иде. 


Балалар бакчасына килгән әти-әни машинасын кая куярга белми тинтерәп бетә иде. Борыла башласа, башка техникага комачаулык тудыра, юл хәрәкәтен тоткарлый иде. Шөкер, бу мәсьәлә ниһаять чишелеш табар, дип ышанасы килә. 
Районның “Изгелек” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге каршында, шулай Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында да машиналар куя торган мәйданчыкны яңарттылар. 
Әлеге хезмәтләрне Казан шәһәренең “Волга-Автодор” компаниясе башкара.

Кыскача мәгълүмат

Әтнә районында әлеге ком­паниянең 6 бригадасы хезмәт куя. Таш җәюдә 21 техника эшли. 12се таш ташый. Олы Әтнәдә барысы  33 техника эш башкара. Техникалардан тыш, 51 кеше хезмәт куя. 

“Ошадымы асфальт юл”

 “Сәти” күпереннән (халык телендә шулай йөртелә) чыгып, Интернациональ урамы буйлап йөрүчеләр өчен шатлыклы хәбәр. Ниһаять, бу урамга да асфальт юл түшәлде. Хәзер Камил Якуб һәм Пролетар урамына ташлы юлдан түгел, кап-кара асфальттан гына барасы. Шул урамда яшәүче бер абзаң яныбызга чыгып:
– Ничек ошадымы асфальт юл, – дип сорады бездән. Үзенә үк шушы сорауны биргәч, 
– Әлбәттә. Юллар ял итеп тора хәзер. Шушы юлдан балалар мәктәпкә укырга, башкалар эшкә баралар иде. Таш түшәлгән дисәк тә, барыбер дә йөрергә уңайсызрак иде. Ә хәзер үзегез үк күреп торасыз һәркем өчен уңайлы булачак, – диде.


Чыннан да, республика программасы нигезендә алып барылган бу проект, авыл юлларының сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән һәм якын киләчәккә уңайлы шартлар тудыруны күздә тота. Олы Әтнә авылының Нариман урамына да асфальт юл түшәлде. 
Моннан тыш, Олы Әтнә авы­лының Сарман, Гагарин, Совет урамнарында да асфальт җәелә, юллар төзекләндерелә.

Игътибар – “лежащий полицейский”

Тигез асфальт юлдан җил­дерергә бик рәхәт әлбәттә. Әмма юлларда җилдергән вакытта юл йөрү кагыйдәләрен бик санлап бетермибез. Юллар яхшыргач, хәвеф-хәтәрләрне булдырмау максатыннан, балалар мәктәпкә бара торган юлларда “лежащий полицейскийлар” куелачак. Шуңа да, Дуслык, Тынычлык, Наратлык урамнарыннан узганда игътибарлы булыгыз. Тиешле тизлекне саклагыз. 
Шулай ук Совет урамының бассейн яныннан больницага таба юлда тротуар да эшләнә башлады. Хәер, санап үтелгән эшләр бары тик берничә генә. Алдагы саннарда тагын тукталып узарбыз. 
Моннан тыш, “Татавтодор” оешмасының Арча филиалы Әтнә участогы юл хезмәткәрләре тарафыннан да “лежащий полицейскийлар” куелды.
– План буенча быел барысы 9 данә куелды. Болар Күшәр-Чишмәле Сап, Каменка-Дөбьяз-Олы Әтнә, Олы Әтнә-Күлле Киме, Яңа Өҗем-Ташчишмә авыллары арасында эшләнде. Гадәттә, “лежащий полицейскийлар” авыл эчләренә, мәктәп һәм балалар бакчалары булган объектлар тирәсенә куела. Максаты – юл куркынычсызлыгын тәэмин итү, – дип аңлатып үтте Әтнә участогы җитәкчесе Рамил Галәүтдинов. 

Казак Үртәме юлына да чират җитте

 Казак Үртәме авылы юлы турында республика матбугаты да бик күп язды, телевидение аша да бик күп тапкырләр күрсәтелде.


ТНВ каналының “7 көн” тапшыруы журналисты Казан Үртәме турында; “ Коры җирдәге утрау. Татарстан өчен мондый феноменны без, республика картасында күреп гаҗәпләндек. Аңа барып җитү могҗиза гына түгел, ә бәлки экстремаль ралли белән чагыштырырлык юлсызлык буенча “марш-бросок”, дияргә буладыр, дип язып чыккан иде.
Ниһаять, ул көн килеп җитте. Казак Үртәме авылы юлында юл ремонты эшләре башланып китте. Бүгенге көндә юл кырыен чистарту эшләре бара. 

Кыскача мәгълүмат

Казак Үртәме авылында 78 кеше яши, шуларның 9ы балалар. Авылда кибет, клуб кебек объектлар юк. Шулай да тәгәрмәчле кибет атна саен килеп тора. 
Казак Үртәме юлында барысы сигез техника эшли.

Ремонт эшләре башлангач, Казак Үртәме авылына да барып килдек. Кешеләрне күреп, шатлыклары белән уртаклашырга уйладык. Авылның тынгысыз кешеләренең берсе Резеда Абдуллина:

– Аллаһка шөкер, безнең үтенечләребезне ишеттеләр. Казак Үртәме авылы халкы да юллы булачак. Авылга юл булгач, балалар да курыкмыйча кайта алырлар инде. Югыйсә, кунакка кайткач, яңгыр ява башласа, авылдан чыгып булмый, дип тиз арада китә торганнар иде, – дип шатлыгы белән уртаклашты.
“Юл газабы – гүр газабы”, дигән борынгылар. Казак Үртәме халкы да бу газаптан котылыр дигән өмет бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев