Ковид буенча кагыйдәләр 2024 елга кадәр озайтылды
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова COVID-19 профилактикасы кагыйдәләренең гамәлендә булу вакытын тагын ике елга озайтты.
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча санитар-эпидемиологик кагыйдәләрнең гамәлдә булу вакытын 2024нче елга кадәр озайтты.
Мондый карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты, дип яза РИА Новости.
«Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибының 22.05.2020 чыккан 15нче санлы «Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне раслау СП 3.1.3597-20 «(COVID-19) яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау» карарының икенче пунктындагы «2022» санын «2024» санына алмаштырырга», — диелә документта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев