Россия җырчысы, «Ласковый май» төркеменең элеккеге солисты Юрий Шатунов вафат булган.
Аңа 48 яшь иде.
Әлеге хәбәрне «Лента.ру» сайтына җырчының директоры Аркадий Кудряшов раслаган.
Аның сүзләренчә, Шатуновта киң инфаркт булган.
«Бүген төнлә ашыгыч ярдәм каретасында Юраның йөрәге туктады», – дигән Аркадий Кудряшов.
Нет комментариев