McDonald's Россиядәге рестораннарын вакытлыча ябып тора
Соңгы хәбәрләр

McDonald's Россиядәге рестораннарын вакытлыча ябып тора

McDonald’s хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүне дәвам итәчәк.

 McDonald’s компаниясе Россиядәге 850 ресторанының барысын да вакытлыча ябу турында игълан итте.

ТАСС агентлыгы компания хәбәренә сылтама белән шул хакта яза.

Ябылуга карамастан, McDonald’s хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүне дәвам итә. Илдә аларның саны 62 мең чамасы, дип яза BFM.ru.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/09-03-2022/mcdonald-s-rossiyad-ge-restorannaryn-vakytlycha-yabyp-tora-5850903


Нет комментариев