Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Олы Бәрәзәдән кадерле Кадрия

Әле 5 сыйныфта гына укучы кыз бала үзенең уңганлыгы, булганлыгы белән сокландыра. Аны газета битләрендә чагылдырырга теләвебезнең сәбәбе – мөмкинлеге чикле кыз баланың рәсемнәр ясау осталыгы белән бәйле булса да, башка талантларын да күреп, сокланып кайттык.

Кадрия Радалия һәм Рәис Фәтхуллиннар тәрбиягә алган балаларның берсе. Үзенчәлекле булса да, әти-әнисенә күбрәк шатлык бүләк иткәне шушы кыз баладыр әле. Үзенә генә хас ягымлылык белән, матур итеп сөйләшүе, соравыңа тулы итеп җавап бирүе аша “сөйкемле сөяк”кә әйләнә дә куя ул... әйтергә кирәк, диагнозлары белән бәйле рәвештә, инде барысы 5 операция кичергән ул.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Инде 9 елдан артык яңа гаиләдә яши һәм анда яшәү­челәрне иң якыннары дип саный. 
Бу гаиләдә тәр­бия­гә алган 5 бала яши, дөрес, ике егет ка­детлар мәктәбендә укый. Өч кыз бала – Әди­лә, Кадрия, Әминә һәм ике егет – Дамир, Әмир барысы да берту­ганнар һәм туган­нан туган­нар. 

Кадрия аның биредә кушкан исеме, чынлыкта алар барысы да башка милләт вәкилләре. Шунысы кызык, биредәге әти-әнине ярату шулкадәр көчле, күрәсең, Кадрия рәсми кушылган исеме белән мөрәҗәгать итүне бер дә яратмый. “Мин Фәтхуллина Кадрия Рәис кызы”, – дип әти-әнисенең кочагына сеңә...
Бүгенге көндә Әтнә сәнгать мәктәбенә йөреп Кадрия – рәсем ясау осталыгына, Әминә бию серләренә өйрәнәләр.
Фәтхуллиннарның үз егетләре инде күптән үзләре әти-әниләр. Бу хакта сорагач:
– Берсе – илледә, икенче­се кырыкта инде, – дип кө­лештеләр.
Таһир һәм Заһир исемле уллары инде Булат, Ралинә, Рамзан һәм Биктимер исемле 4 онык та бүләк иткәннәр. Монда тагын бер хикмәт – соңгысы ерак бабалары исемен йөртә икән. “Аңа бик шатландым”, – ди Рәис хәзрәт.  
Бик вакытлы килгәнбез икән Кадрия янына кунакка.
– Иртәгә Казанга ДРКБга, ә берсекөнгә Лаештагы реабилитация социаль үзәгенә китәргә тора идек. Ә кызыбыз Әдиләне кичә Яр Чаллыдагы санаторийга илтеп кайттык, – диделәр.
Больницада вакытта, рөхсәт сорап һәр сыйныфташына һәм укытучысына пакетка язып кәнфитләр тутырып кайта икән. Уйланырлык та бит! Кызык факт – кем эшли әле моны?
Кадрия бик теләп мәчеткә дә йөри. Безгә “Ихлас” сүрәсен укып та сок­ландырды. “Әле “Аятөл Көрси”не өйрәнәбез. Булдыра”, – дип горурлана әтисе. 
Биредәге мәчет имамы, әтисе Рәис хәзрәт:
– Балалар өчен дә укулар оештырдык. Йөрүчеләр күп. Куанып бетә алмыйм, – ди.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТ
2016 елның августы. Ул чорда төрле дөньяви эшләр башкарып йөрүче Рәис Фәтхуллин төш күрә – ак яулыклы Әминә исемле ханым аңа бер китап суза һәм: “Бу китап әле сиңа таныш түгел. Әмма аны укы. Аеруча 85нче битенә  игътибар ит”, – ди. Ни хикмәт, апасы аны “Коръән” китабы һәм 85нче бит белән таныштыра – ә анда ятим баланы тәрбиягә алу турында язылган...

Аеруча ошаганы Кадриянең:
– Мин “Әтнә таңы” газетасын да бик яратам, – диюе булды.
Аның белән балалар өчен оештырылган бүлмәләр белән дә танышып йөрдек. Дөресрәге, “Менә монысы абыйларым бүлмәсе... Ә монысы безнеке... Ә монда спорт белән шөгыльләнәбез... Монда дәрес хәзерлибез... Һәм менә минем рәсемнәрем”, – дип, Кадрия таныштырып йөрде.
Афәрин! Үз яше өчен бик матур рәсемнәр ясый икән ул. Әнә бит үзе дә:
– Мин ике һөнәрне яратам. Рәссамлыктан тыш, чәчтарашлык та күңелемә бик якын, – ди Кадрия.
Чынлыкта, бу ике һөнәрнең һәрберсе матурлык белән бәйле ләбаса! “Мин инде ничек матур итеп прическа ясарга икәнлеген дә беләм”, – ди үзе.
Рәсем ясаудан тыш мозаика җыю белән дә шөгыльләнә. Монысын да теләп ясый. 
Тагын бер кызыклы факт. Аның белән танышырга килгән өлкән Фәтхуллиннарны бер күрүдә ошата ул. Ә алар кайтып киткәч, тәрбиячегә: “Алар нинди телдә сөйләшәләр? Мине дә өйрәтегез әле. Мин барыбер алар белән яшим”, – дип шаккатыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев